Әлмәттә җылыту сезонына әзерлек буенча актив эшләр алып барыла

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәйге чорда 10 квартал һәм район котельныйларына профилактик ремонт ясалган, шулай ук җайланмаларның һәм җылылык челтәрләренең ныклыгы һәм тыгызлыгы сыналган. Хәзерге вакытта 850 йорт юылган һәм прессланган, эшләр төгәлләнә.

Районның 34 объектында әзерлек эшләре һәм җиһазларны алыштыру эшләре башкарылган, алар арасында мәктәп котельныйлары, балалар бакчалары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары бар.

Исегезгә төшерәбез, билгеләнгән нормалар нигезендә, безнең төбәктә җылыту сезоны тәүлеклек уртача температура +8°C һәм аннан да түбәнрәк булганда биш тәүлек рәттән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International