Әлмәттә Радищев урамы, 10, 12 һәм Клара Цеткин урамы, 59, 61, 65, 67 адреслары буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасы булды.
Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Вадим Гыйләҗев, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин һәм якындагы йортларда яшәүчеләр катнашты.
Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кысаларында 5 ел эчендә ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районда 300 ишегалды территориясе ремонтланган.
«5 ел эчендә 300 ишегалдына ремонт ясадык. Программа «Бердәм Россия» дән ТР Дәүләт Советы депутатлары инициативасы белән старт алды, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплады. «Татнефть» компаниясе бүлеп биргән акчаларга бүген ишегалды территорияләрен яңарту буенча зур эш алып барыла», - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.
Ишегалдын төзекләндерү кысаларында юлларга асфальт җәю, бордюрлар кую, тротуарларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, шулай ук территорияне яшелләндерү эшләре башкарылды. Моннан тыш, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды.
Район башлыгы башкарылган эшләрнең оперативлыгы һәм сыйфаты өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде, аларның даими контрольдә тотылачагын билгеләп үтте. Нинди дә булса җитешсезлекләр ачыкланган очракта подрядчылар аларны бетерергә тиеш була.
Очрашу барышында традиция буенча актив яшәүчеләрне район Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән котладылар һәм бүләкләделәр.
Бәйрәм күңел ачу һәм концерт программасы белән дәвам итте.