Күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итә - бу хакта туры эфир вакытында Тимур Нагуманов сөйләде

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Урсала микрорайонында вак таш-ком катнашмасы сибү эшләренә керештеләр.

Бүгенге көндә хезмәт ветераннары, Кленовая һәм Весенняя урамнарында юл өслеген профильләү эшләре бара, Әкият һәм Кырлай урамнарында вак таш сибүгә керештеләр инде.

Параллель рәвештә Түбән Мактамада эшләр алып барыла, барлык эшләрне октябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән алып барыла.

Шулай ук Генерал Рыжиков һәм Яшьләр урамнарында эшләр төгәлләнгән, Урсалинка елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтланган. Бу ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Гомәр улы Хәбибрахманов ярдәме белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International