«Мәгариф» бульвары «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үзгәрүен дәвам итә. «Мәгариф» бульварын төзекләндерүнең 4 нче чиратын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 8 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Элегрәк бульварда воркаут өчен өстәмә мәйданчыклар, спорт һәм уен комплекслары, эчә торган фонтаннар һәм җәмәгать бәдрәфе җиһазландырылган иде.
Бу юлы биредә яңа уен комплексы урнаштырылган, ул инде җирле халыкка, бигрәк тә балаларга ошарга өлгергән.
Кызганычка каршы, яңа уен комплексы урнаштырылганнан соң берничә көн эчендә ватылды. Без ватылу мизгеле төшерелгән видеокүзәтү камераларын карадык. Хәзер вәзгыятьне әлеге җиһазларны җитештерүче завод һәм монтажчылар белән берлектә тикшерәбез.