Алмашынучан болытлылык. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төнлә көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
2025 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалидлар өчен югары технологияле протезлар алуга 42 776 718,22 сумлык электрон сертификатлар рәсмиләштерде.
Басымлы канализация коллекторын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылу сәбәпле, 24 апрельдән алып эшләр тәмамланганчы Бигәш урамында Радищев урамыннан Изаил Зарипов проспектына кадәр транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
Бөтен ил өчен әһәмиятле дата алдыннан сезне фронтта һәм тылда җиңү яулаган геройлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Сабирова Минисә Мифтах кызы турында сөйләрбез.
Бәйрәм йөреше уңаеннан 26 апрельдә 07:00 дән 12:00 гә кадәр Ленин урамының Радищев урамыннан Мәрҗани урамына кадәрге участогы ябылачак.
Белгечләр шәһәр паркын, «Сәламәтлек» паркын, Комсомол паркын һәм буалар каскадын эшкәртәләр.
«Татнефть» компаниясе ярдәме белән шәһәр халкын һәм кунакларны бөек датага багышланган бай эчтәлекле программа көтә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге декрет ялына кадәрге ике ел эчендә уртача хезмәт хакы нигезендә пособие күләмен исәпли.
Быел Әлмәт бишенче «Каракуз» юбилей фестивален билгеләп үтәчәк. Өч атна дәвамында, 18 июльдән 3 августка кадәр, шәһәр Татарстанның креатив башкаласына әвереләчәк, анда яшәүчеләргә һәм кунакларга үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерүче бай программа тәкъдим итәчәк.
ТР Дәүләт Советы депутаты Гыйләҗев Вадим Мөнир улы тарафыннан 24 апрельдә узачак 27 нче Девон бер мандатлы округы буенча гражданнарны кабул итү майга күчерелә.