Әлмәттә «Каракуз» юбилей фестивале аеруча киң колач белән узачак!

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Быел Әлмәт бишенче «Каракуз» юбилей фестивален билгеләп үтәчәк. Өч атна дәвамында, 18 июльдән 3 августка кадәр, шәһәр Татарстанның креатив башкаласына әвереләчәк, анда яшәүчеләргә һәм кунакларга үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерүче бай программа тәкъдим итәчәк.

15 тән артык мәйданчык, йөзләгән артист, күргәзмәләр, перформанслар һәм теләсә нинди зәвыкка активлык — китап клубларыннан алып урам йөрешләренә кадәр. Фестивальнең оештыручысы - «Татнефть» хәйрия фонды.

2025 елның иң якты мәдәни вакыйгасын игътибарсыз калдырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International