Бөтен ил өчен әһәмиятле дата алдыннан сезне фронтта һәм тылда җиңү яулаган геройлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Сабирова Минисә Мифтах кызы турында сөйләрбез.
Миңнисә Мифтах кызы Сабирова үзенең хезмәт юлын хисапчы сыйфатында башлый, әмма сугыш аның язмышына үз төзәтмәләрен кертә. 1943 елда, нибары 18 яшендә, ул фронтка алына.
Минисә Мифтах кызы Көнбатыш фронтның механикалаштырылган тимер юл элемтәләре 22 нче батальонының 8 нче төзелеш бригадасында рядовой булып хезмәт итә, аннары аларның батальонын Иркутск өлкәсендәге Слюдянка станциясенә күчерәләр. 1945 елның ноябренә кадәр ул икенче Белоруссия фронтында сугыша.
1945 елның маенда күптән көтелгән Җиңү мизгеленә миңнисә Мифтах кызына 20 яшь тула. Сугыш тәмамланганнан соң ул өенә кайта, анда бухгалтерлык курсларын тәмамлап белем ала һәм күп еллар бухгалтер һәм ревизор булып эшли.
Үзенең казанышлары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, шулай ук Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнә.
Җиңүче халыкның батырлыгын истә тоту һәм хөрмәт итү - безнең бурычыбыз!