«Татнефть» компаниясе ярдәме белән шәһәр халкын һәм кунакларны бөек датага багышланган бай эчтәлекле программа көтә.
9 май чаралары 07:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салудан башлана.
Җиңү көнен бәйрәм итүнең рәсми өлеше 10:00 сәгатьтә Ленин мәйданында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын, мәртәбәле кунакларның сәламләү сүзләрен, парад һәм бәйрәм концертын турыдан-туры трансляцияләү белән старт ала.
Бәйрәм чаралары бөтен шәһәргә җәеләчәк! Әлмәтлеләрне күргәзмәләр, республиканың иң яхшы рестораннарыннан ашамлыклар һәм эчемлекләр дегустациясе, фотокүргәзмәләр, артистлар чыгышлары, сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре язылган ачык микрофоннар, иҗади мастер-класслар, вокаль төркемнәр һәм арт-объектлар чыгышлары, шулай ук кыр кухнясы көтә!
Кичке программа 17:00 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана. 19:00 дә шәһәр һәлак булган геройларны искә алу өчен «Минута молчания» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.
Бәйрәм чаралары 22:00 гә кадәр дәвам итәчәк, ахырда салют булачак!
«Үлемсез полк» акциясе быел онлайн-форматта узачак.