ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

16 июльдә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев республиканың медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәт хакын вакытында түләү хокукын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.

Әлмәттә йортсыз этләрне аулау мәсьәләләре белән ике подрядчы шөгыльләнә. Шәһәр администрациясе белән контракт буенча Э.А. Кутуева ШЭ эшли, ә грант нигезендә – В. О. Парфенов ШЭ. мондый бүленеш киң территорияне колачларга һәм халык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Иртәгә, 18 июльдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 4-9 м, ә көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Инде бу шимбәдә, 19 июльдә, Әлмәттә Кубокның беренче этабы — МХО катнашучылары һәм ветераннары арасында йөзү буенча ярышлар узачак. Ярышларны ТР Спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы оештырды.

Үзләренә эшләүче татарстанлылар үзләренең булачак пенсияләре күләменә актив йогынты ясау мөмкинлеге алдылар. Россиянең социаль фонды аларга ирекле пенсия иминиятендә катнашырга тәкъдим итә.

Онлайн-түләүләр тормышыбызның аерылгысыз өлеше: такси, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, маркетплейслар — болар барысы да тиз һәм уңайлы. Ләкин медальнең икенче ягы да бар: гадәти дебет картасындагы зур сумма гражданинны киберҗинаятьчеләр өчен өстенлекле мишень итә.

Әлмәт махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җыйган 10 тоннадан артык гуманитар йөк алгы сызыкка китте.

Әлмәт һәм Дунъин (КХР) арасында 2021 елда имзаланган тугандаш шәһәрләр турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итә. Хәзерге вакытта Әлмәт нефть югары мәктәбе студентлары һәм укытучылары төркеме Халыкара белем бирү программасында - Шаньдун нефть химиясе университеты базасында урнашкан "Кытай күпере" Кытай теле җәйге лагеренда катнаша.

«ГУАД» АҖ хезмәткәрләре су өстен ләмнән, суүсемнәрдән һәм чүп-чардан чистарта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International