Әлмәт махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җыйган 10 тоннадан артык гуманитар йөк алгы сызыкка китте.
Йөк составына сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләр: заманча радиоэлектрон көрәш чаралары, квадроцикллар һәм мотоцикллар, «ГАЗ» йөк автомобиле, дизель һәм бензин генераторлары, шулай ук квадрокоптерлар, автомобиль тәгәрмәчләре һәм суыткычлар керә.
Техникадан тыш, гуманитар конвойга окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, медицина чаралары, инструментлар һәм шәхси исемле посылкалар кергән.
Битараф булмаган халыкка, шәһәрнең оешма — предприятиеләренә, волонтерларга-безнең яклаучыларга ярдәм итүләрен дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Бергә без-көч!