Инде бу шимбәдә, 19 июльдә, Әлмәттә Кубокның беренче этабы — МХО катнашучылары һәм ветераннары арасында йөзү буенча ярышлар узачак. Ярышларны ТР Спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы оештырды.
Кубокның сайлап алу этаплары Татарстан районнарында июльдән августка кадәр узачак. Финал ярышлары Казанда август ахыры-сентябрь башында планлаштырыла.
Тантаналы ачылыш 11:00 сәгатьтә «Мирас» СОКда була.
Каһарманнарыбызга ярдәм итәргә килегез!