Татарстанның үзмәшгуль кешеләренә булачак пенсияләрен ничек арттырырга?

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Үзләренә эшләүче татарстанлылар үзләренең булачак пенсияләре күләменә актив йогынты ясау мөмкинлеге алдылар. Россиянең социаль фонды аларга ирекле пенсия иминиятендә катнашырга тәкъдим итә.

Бу мөмкинлектән файдалану өчен социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән тиешле килешү төзергә кирәк. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин:

- Дәүләт хезмәтләре порталы аша;

- шәхсән РСФ төбәк бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп;

- «Минем салым» мобиль кушымтасыннан файдаланып.

Төп шарт - ел саен 31 декабрьгә кадәр ирекле взнослар түләү. Кергән түләүләр турындагы мәгълүмат автомат рәвештә киләсе елның 1 мартына кадәр исәпкә алына.

! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүләрне бер үк вакытта да, өлешләп тә ел дәвамында кертергә мөмкин.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда:ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-30, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International