Әлмәт һәм Дунъин (КХР) арасында 2021 елда имзаланган тугандаш шәһәрләр турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итә. Хәзерге вакытта Әлмәт нефть югары мәктәбе студентлары һәм укытучылары төркеме Халыкара белем бирү программасында - Шаньдун нефть химиясе университеты базасында урнашкан "Кытай күпере" Кытай теле җәйге лагеренда катнаша.
Программа кытай телен тирәнтен өйрәнүгә, Кытайның мәдәни мирасы белән танышуга, шулай ук нефть химиясе тармагында һөнәри алмашуга юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәни объектларны, шул исәптән Хуанхэ елгасы музеен һәм борынгы кытай стратегы Сунь-Цзыга багышланган мемориаль комплексны өйрәнүгә аерым игътибар бирелә.
Әлеге программада катнашу студентларның һөнәри үсешенә, Әлмәтнең халыкара элемтәләрен ныгытуга һәм аның халыкара аренада абруен күтәрүгә ярдәм итә. Әлмәт делегациясенең эшчәнлеге тугандаш шәһәр Дунъин массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды, бу хезмәттәшлекне үстерүдә үзара кызыксынуны күрсәтә.