Яшь буынның иминлеген тәэмин итү, гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук массакүләм чаралар уздырылган көннәрдә җәмәгать тәртибен саклау максатларында Әлмәт районында алкоголь продукциясен ваклап сатуга вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бүгенге көнгә җирле әһәмияттәге дүрт юл участогында эшләр тәмамланган, әзерлек 99% ка якын. Алар арасында Тимирязев урамының Радищев урамыннан Җәлил урамына кадәрге өлеше, ДОСААФ микрорайонындагы Межевая урамы, Түбән Мактамадагы Җәлил урамы һәм Урсала микрорайонындагы Девонская урамы бар. Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.
Бүген 10:00 сәгатьтә 200дән артык унберенче сыйныф укучысы тарих, әдәбият һәм химия буенча сорауларга җавап бирү өчен парталар артына утырды. Белемнәрен күрсәтү өчен аларга ким дигәндә өч сәгать ярым вакыт бирәчәкләр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башланды – дәүләт имтиханнарын тапшыру: ОГЭ һәм БДИ. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мәктәпне тәмамлаучыларга ярдәм һәм теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданины Миңнисә Мифтах кызы Сабирова үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Юл өслегенә капиталь ремонт ясау максатларында бүгенге көннән шәһәрдә түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә:
Заслонов урамы, 9 тирәсендә бикләү арматурасын алыштыру сәбәпле, 23 майда 09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр салкын су бирү туктатылачак.
Әлмәттән «Строй ТехПоставка» ҖЧҖ җитештерү буенча директоры Буянцев Кирилл Игоревич «Елның яшь сәнәгатьчесе» IV Бөтенроссия премиясендә катнаша.
Рөстәм Миңнеханов район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды, анда «Беренче. Соңгы. Бердәнбер» исемле иммерсив «Йорт» спектакле белән танышты. Премьера быелның 1 мартында булды һәм «Татнефть» компаниясенең финас ярдәме белән мөмкин булды. Чын вакыйгаларга нигезләнгән Спектакль тамашачыга кеше хисләре һәм истәлекләре дөньясына эмоциональ чумарга мөмкинлек бирә торган күңелне нечкәртә торган һәм шәхси мәхәббәт тарихы булып тора.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәт муниципаль районында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча киң күләмле эш дәвам итә, аны Экология һәм төзекләндерү Департаменты башкара.