Авыл хуҗалыгы җирләрен күчерүнең яңа тәртибе: нәрсәләр белергә кирәк?

2025 елның 29 июле, сишәмбе

2025 елның 1 апрелендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 52-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерү тәртибен үзгәртә. 2026 елның 1 мартыннан җирләрне күчерү процедурасы яңа, күп баскычлы тәртип буенча узачак.

Процедура алты этаптан торачак:

  1. Территориаль планлаштыру документларына үзгәрешләр кертелгәннән соң кызыксынучы зат тарафыннан үтенечнамә бирү.
  2. Үтенечнамәне РФ субъектының башкарма органы тарафыннан карау һәм җирләрне күчерү турындагы тәкъдимне субъектның иң югары вазыйфаи затына җибәрү (баш тарту өчен нигезләр булмаганда).
  3. Субъектның иң югары вазыйфаи заты тарафыннан региональ парламентка закон чыгару инициативасы кертү.
  4. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү — 20 көн карау вакыты.
  5. Җирләрне күчерү турында региональ канун чыгару органы тарафыннан канун кабул итү.
  6. Кабул ителгән закон нигезендә субъектның башкарма органы актын чыгару.

❗ ️2026 елның 1 мартыннан 2033 елның 31 декабренә кадәр җирләрне башка категорияләргә күчерү бары тик 2020 елның 31 июлендәге 254-ФЗ номерлы Федераль законда каралган инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру өчен генә рөхсәт ителәчәк. Ә 2034 елның 1 гыйнварыннан гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару максатларында авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияләргә күчерү тулысынча тыела.

Әгәр сездә җирләрне күчерү өчен нигез бар икән-2025 елның 15 августына кадәр тәкъдим бирегез. Гаризалар Әлмәт муниципаль районының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше комитетында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Тукай проспекты, 9А, 2 кат, 4, 5 тәрәзәләр. Кабул итү вакыты:ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 8:00 дән 17:00 гә кадәр (төшке аш — 12:00 дән 13: 00 гә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International