МХО зонасында хәрби бурычларны үтәүче 1234 нче полк хәрбиләре Әлмәт халкына гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
«Юбилейный» спорт сараенда «Татнефть» компаниясе призларына грек-рим көрәше буенча утызынчы Бөтенроссия турниры уза!
Бүген, 24 май көнне, Әлмәт мәктәпләрендә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы чаралар узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова 24 нче мәктәптә бәйрәм линейкасында катнашты.
Бүген Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгырау булачак — барлык чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм педагоглары өчен мөһим вакыйга. Быел бәйрәм мәктәп юлын тәмамлаучы 3,5 меңнән артык бала өчен узачак.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Илназ Хәбибуллин катнашында Хезмәтне саклау буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды.
Иртәгә, 24 майда, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә төньяк-көнчыгышка күчеп, 3-8 м/с; көндез 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге ел башыннан медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 500 гражданга ОСАГО полисы бәясеннән компенсация түләде.
Киңәшмәдә бәйрәмгә әзерлекнең барлык нечкәлекләре каралды-күңел ачу программасын оештырудан алып логистика мәсьәләләренә кадәр.
12 июньгә кадәр Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше Әлмәт районының 7 җәмәгать киңлегенең берсе өчен gorodsreda.tatar.ru сайтында тавыш бирә ала моның өчен дәүләт хезмәтендә профиль генә кирәк!
Җәйгә 8 көн калды, димәк, безнең коммуналь хезмәтләр җәмәгать урыннарын җылы сезонга актив әзерлиләр.