Сезнең «Иң яхшы бакча» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә һәм үз сәләтегезне күрсәтеп кенә калмыйча, акчалата приз да отарга нибары 3 көнегез бар!
Конкурсның төп максаты - үз куллары белән матурлык тудыручы иң актив һәм иҗади кешеләрне бүләкләү.
Өч номинациянең берсендә катнашыгыз: «Иң яхшы чәчәкләр бакчасы», «Әкияттә кунакта» һәм «Тылсымлы бакча».
Конкурс комиссиясе объектларны карарга әзерләнә инде. Бүгенге көнгә конкурска 17 гариза кергән.
Гаризаның барлык нечкәлекләре һәм формасы сылтама буенча ачык. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!