Сак булыгыз, балтырган! Әлмәттә куркыныч үсемлекне юк итү буенча эшләр ничек алып барыла

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Җәй айлары - куркыныч Сосновский балтырган чүп үләненең актив үсеше һәм чәчәк ату вакыты. Бу үсемлек культуралы үсемлекләр өчен генә түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен дә җитди куркыныч тудыра.

Бүген Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Ленин урамында Сосновский балтырганны бетерү буенча эшләр башкардылар.

«Үсемлек бик агулы, аның белән бик сак булырга кирәк. Эшләрне махсус киемдә, перчаткаларда башкарырга кирәк. Балтырган бик тиз үрчи«, - дип сөйләде «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ директоры Марат Юлдашев.

Бер зонтикта 500дән артык орлык бар, ә бер үсенте 8 меңнән артык орлык бирә ала, алар җирдә 8 елга кадәр яшәү сәләтен саклый. Кеше һәм хайваннар өчен куркыныч-үсемлекнең согы. Кояш нурлары тәэсирендә сок тирегә эләккәндә көчле, озак төзәлми торган пешүләр барлыкка килә.

Әлмәтне төзекләндерү кагыйдәләре, 19 пункт, 4.4 статьясы нигезендә, җир участоклары хуҗалары аны бетерү өчен барлык чараларны күрергә һәм балтырганның үз территорияләренә таралмавын күзәтергә тиеш.

Барлык халыкны уяу булырга өндибез! Бу куркыныч Үсемлек белән элемтәгә кермәгез һәм аның турында балаларга сөйләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International