3 декабрьдә ГХАТ Идарәсендә 1600 нче бала тууы теркәлде. 30 ноябрьдә Мөхәммәтшиннар Илдус Илсур улы һәм Эльмира Равил кызы гаиләсендә матур исемле уллары Ильяс туды. Өйдә аны сеңлесе Раяна көтә.
«Батыр» батальоны, 430 һәм 1232 нче полклар, 400 танк полкы солдатлары, шулай ук Курск өлкәсендәге хәрбиләр өчен мәктәпләр һәм халык җылы йөрәк белән гуманитар ярдәм җыйды.
Иртәгә, 7 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с.
Казанда «Госдиджитал: Кешеләр. Фикер. Аралашу» премиясенә йомгак ясалды.
Кичә волонтерлар командасы белән таныштык, алар ел ярым эчендә алгы сызыкка 65 мең порциядән артык тәмле һәм туклыклы коры ашлар, чөгендер һәм кишердән ботка һәм салатлар җибәргәннәр.
Кичә «Фабрика» Яшьләр үзәгендә Халыкара иреклеләр көненә һәм 2024 елгы волонтерлык эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган тантана узды.
«Enter» интернет-журналы редакциясе K9 коммуникация агентлыгы белән берлектә 2024 елда Казан һәм Татарстан тирәлеген формалаштырган төп проектларны, вакыйгаларны һәм командаларны сайлау өчен традицион тавыш бирүне башлап җибәрде.
Конкурс «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында оештырылган. Конкурсның максаты-туризм индустриясен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән яңа туристик маршрутлар, проектлар һәм инициативалар булдыру һәм эшләү, шулай ук туристлык маршрутларын формалаштырганда бердәм җәлеп итүчән архитектура-мәдәни киңлек булдыру.
Иртәгә, 6 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Явым - төшемсез. Җил төньяктан 3-8 м/с.
Бүген Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркында «Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыру» республика Технологик олимпиадасы уза.