Татарстанда 15 июльдә иртәнге сәгать 8дә «Җиңү армиясенә кер!» дип аталган телемарафон башланды. Аның дәвамлылыгы 12 сәгать тәшкил итәчәк.
Аны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карарга мөмкин булачак. Эфир вакытында студиягә 60 кунак киләчәк, алар контракт хезмәте өстенлекләре турында сөйләячәк.
Шулай ук марафонга YouTube-та онлайн тоташырга яки аны «Болгар радиосы» радиостанциясендә тыңларга мөмкин.