1 августка кадәр Татарстан эш бирүчеләре хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүгә гариза бирә алалар

2024 елның 19 июле, җомга

Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап  716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде.

Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанслауны үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары,  чыгымнарны кайтаруны сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, почта аша, шулай ук Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин.

"Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20% ына кадәр кайтара ала.  Иминләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалавына өстәмә чыгымнар тоткан очракта  компенсация күләме 30% ка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре,  пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш. 2023 елда Татарстан Республикасында 1608 оешма  әлеге мөмкинлектән файдаланды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.

2024 елда төбәк иминиятчеләре социаль иминият чараларын 17 юнәлеш  буенча җибәрергә хокуклы. Татарстан эш бирүчеләре арасында 2023 елда түбәндәге юнәлешләргә аеруча  ихтыяҗ  зур булды:

 - хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү (2023 елда 114.1 млн. сум),

 - пенсия алды (пенсия яшендәге) яшендәге хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалануына (2023 елда 190,7 млн. сум);

 - сертификацияләнгән индивидуаль яклау чараларын сатып алу (2023 елда 171,5 млн. сум);

 - хезмәт шартларын махсус  бәяләүне үткәрү (2023 елда 24,8 млн. сум).

Агымдагы елның 19  мартыннан көченә кергән 123н Приказы нигезендә быелдан башлап  иминиятчеләрнең һөнәри куркынычларны бәяләү чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Гаризаны карау статусын  Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының «Иминиятләштерүчеләргә» бүлегендә тикшерергә мөмкин.

 Иминиятләштерүчеләр өчен региональ контакт-үзәк телефоны: 8 (843) 279-27-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International