ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

VIII "Безнең Татарстан" форумында "Юные ГТОшки" проекты  "Территория спорта"номинациясендә беренче урынны яулады. Әлеге юнәлештә йөздән артык заявка керде, шулар арасында әлмәтлеләр проекты иң яхшысы дип табылды. Проект авторлары -  Дмитрий Бакалдин и Айгуля Афандиевага бүләкләр тапшырдылар.

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин белән берлектә "Яшелчә үзәнлеге"ндә барган сезонлы эшләр белән таныштылар.  10 мең . м3 копань,   насос станциясе, яшелчәсаклагыч һәм махсус техниканы да карадылар. Объектта монтажлау эшләре тулы көченә бара.  Беренче тапкыр су сиптерү 30 апрель көнне узачак.

Әлмәт шәһәр паркында узган ярышларда иң беренче булып  «спринт» узды, ул үз эченә  20ләп яшерелгән пунктны эзләүдән гыйбарәт булды. Ярышларда 60лап кеше катнашты. Чара бик кызыклы һәм оешкан төстә узды.

Ярышлар 20-21 апрель көннәрендә  Ульяновскида узды. Анда барлыгы 159 спортчы катнашты. Ярышларда 1нче урынны  Ильяс Зиннуров(57 кг авырлыкта), 2нче урынны  Вачик Манукян (44 кг авырлыкта), 3 нче урынны  Павел Маврин ( 67 кг авырлыкта) алды.

Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе - урман бете. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде.Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан булмый.


 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.

13 апрельдә алып 15 августка кадәр күп фатирлы торак йортларның өй яны территорияләренең санитар хәлен яхшырту, яшелләндерү һәм төзекләндерү, бу эшкә Әлмәт шәһәре халкын җәлеп итү максаты белән башкарма комитет  "Шәһәрнең их яхшы урам себерүчесе", "Иң яхшы ишегалды", "Иң яхшы чәчәк атучы балкон яисә лоджия", "Иң яхшы подъезд" исемнәренә бәйге игълан итә. 

2005 елдан бирле ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча апрель аенда Европа иммунизация атнасы уздырыла. 2018 елда ул 23 апрельдән алып 29 апрельгә кадәр "Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга" девизы астында үтә. Кампаниянең слоганы "Вакциналар ярдәм итә!". Халыкны вакцинацияләү күләмен арттыру, гражданнарга йогышлы авырулардан саклау чарасы буларак вакцинация турында мәгълүмат тарату, булган вакциналар турында хәбәр итү һәм халыкны вакцинацияләүгә киртәләрне юк итү Европа иммунизация атнасының максаты булып тора. 

Әлмәт муниципаль районының авыл җирлекләрендә үзешчән коллективларның отчет концертлары дәвам итә, аларда туган як, Әлмәт җирендә дуслыкта яшәүче һәм эшләүче халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм йолалары мактап җырлана. 

Роспотребнадзор су басудан соң биналарны чистарту, шулай ук коеларны, каралтылар чокырларын һәм чиктәш территорияләрне дезинфекцияләү буенча халыкка белешмәлекләр тәкъдим итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International