2005 елдан бирле ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча апрель аенда Европа иммунизация атнасы уздырыла. 2018 елда ул 23 апрельдән алып 29 апрельгә кадәр "Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга" девизы астында үтә. Кампаниянең слоганы "Вакциналар ярдәм итә!".
Халыкны вакцинацияләү күләмен арттыру, гражданнарга йогышлы авырулардан саклау чарасы буларак вакцинация турында мәгълүмат тарату, булган вакциналар турында хәбәр итү һәм халыкны вакцинацияләүгә киртәләрне юк итү Европа иммунизация атнасының максаты булып тора.