Әлмәтлеләрне талпаннар активлашуы чоры якынлашуы турында кисәтәләр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе - урман бете. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде.Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була.


Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан булмый. Бөҗәкләр сезне агачлар күп үскән урыннарда - паркларда, урманнарда көтеп сагалап тора. Тәнегезгә ябышып, кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда июльнең беренче яртысында да һөҗүм итә, шуңа күрә бу сезонлы авыру санала. Сентябрь урталарына кадәр бик сирәк күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International