Әлмәт районында үзешчән коллективларның отчет концертлары узды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районының авыл җирлекләрендә үзешчән коллективларның отчет концертлары дәвам итә, аларда туган як, Әлмәт җирендә дуслыкта яшәүче һәм эшләүче халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм йолалары мактап җырлана. 

17 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр Югары Мактама, Клементейкино, Аппак, Елховой авылларының Мәдәният йортларында ИскеМихайловка, Сөләй, Сәрән, Ерсубай, Кичуй, Бота, Илтән-Бота, Әлмәт (Яшьләр поселогы Мәдәният йорты), Түбән Абдул мәдәният учреждениелары коллективлары катнашуы белән куст концерт программалары үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International