ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Инде ике ел рәттән һөнәри бәйге шәһәр үзәгендә үтә. Бу аңлашыла да, чөнки ул халык бәйрәме.

Хәзерге вакытта Әлмәттә «Татнефть – Әлмәт марафоны» массакүләм җиңел атлетика ярышлары уза. 

ТATAR.RUN узышы быел Татарстанның берничә каласында узды инде. Түбән Камада, мәсәлән, ул чәчәкле булса, Яр Чаллыда төрле төсләргә бай булды. Башкалардан аермалы буларак, Әлмәттә исә узыш «музыкаль» статуслы дип игълан ителде. Ягъни йөгерешчеләрне барабан тавышлары һәм дәртле музыка озатып бара, ә берничә ноктада концерт номерлары да тәкъдим ителде. 
Катнашучыларга берничә дистанциядә – 3 км, 10 км, 21,1 км арага йөгерү тәкъдим ителгән иде. Әмма кайбер спортчылар хәтта 42 чакрым араны да узарга ниятләгән. 

Төрле мастер-класслар шактый халыкны җәлеп итте. Әлмәт урам театры «Шүрәле һәм Ко», «Лунатиклар» перфомансын тәкъдим итте. «Венециядәге карнавал», «Пантомимиум», Аргентинадан килгән марионеткалы «кешеләр», джамперлар биюе, Франция ходулистлары  чыгыш ясадылар. 
Санкт-Петербург, Мәскәү, Нидерландтан килгән артистлар чын мәгънәсендә моңарчы күрелмәгән шоу күрсәтте. Бу чарада һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба һәм тамаша кыла ала. 

Бүген Әлмәттә шәһәр көнен һәм Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантана уза. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәттә Буалар шарлавыгында балалар өчен уникаль уен мәйданчыгы ачылды. 

ТР да 31 авгуска  1 млн. 487,8 мең. кв. м.торак кулланышка кертелгән, бу планның  61,9% тәшкил итә. Бу турыда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бүген Әлмәттә яшәүчеләр өчен иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе - капиталь ремонттан соң балалар хастаханәсен ачу. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнаштылар. 

«Киләчәк Татарстан көллияте» республика хөкүмәте ярдәмендә «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында ЧТПЗ төркеме тарафыннан гамәлгә ашкан зур мәгариф проекты. Ул предприятиеләрне заманча производство таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 

Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы  вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International