Төрле мастер-класслар шактый халыкны җәлеп итте. Әлмәт урам театры «Шүрәле һәм Ко», «Лунатиклар» перфомансын тәкъдим итте. «Венециядәге карнавал», «Пантомимиум», Аргентинадан килгән марионеткалы «кешеләр», джамперлар биюе, Франция ходулистлары чыгыш ясадылар.
Санкт-Петербург, Мәскәү, Нидерландтан килгән артистлар чын мәгънәсендә моңарчы күрелмәгән шоу күрсәтте. Бу чарада һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба һәм тамаша кыла ала.