Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте» үз ишекләрен ачты

2017 елның 2 сентябре, шимбә

«Киләчәк Татарстан көллияте» республика хөкүмәте ярдәмендә «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында ЧТПЗ төркеме тарафыннан гамәлгә ашкан зур мәгариф проекты. Ул предприятиеләрне заманча производство таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2013 елдан бирле уңышлы гына эшләп килүче уку йорты инде үзенең беренче студентларын олы тормышка аяк атлаткан. Узган уку елында барлыгы 32 студент «Алнас» заводына эшкә алынган. Хәзерге вакытта исә биредә 300 гә якын студент биш юнәлештә белем ала.

Яңа технологияләр һәм станоклар белән җиһазландырылган уку бинасы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты.

–Мондый юнәлештәге проектларны без алга таба да тормышка ашырачакбыз. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен бу иң отышлы алым булып санала, -диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International