Бүген Әлмәттә шәһәр көнен һәм Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантана уза.
Тантана кара алтын табучыларга багышлап сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Һәрберебезнең күз алдыннан нефть чыгаруның төрле этаплары, дәһшәтле сугыш чоры, миллиард тонна җир мае алынган шатлыклы мизгелләр үтте. «Татнефть» компанияләре һәм бүлекчәләре хезмәт коллективлары парады да үзенчәлекле булды. Фидакарьләр, шулай ук компания карамагындагы уку йортлар студентлары, сәләтле балалар, ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, спортчылар һәм башкаларның сафына менә икенче ел инде нефтьчеләр теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылган «Яшел фитнес» проектында катнашучылар да өстәлде. Игътибарга нефть һәм газ сәнәгатендә эшләүче техниканың элеккеге еллардан алып заманчаларына кадәргеләре күрсәтелде. Хәтта катламнарны гидоярдыручы җайланмалар да бар иде. Әлеге зур һәм катлауы техникаларга карап һәркемнең исе китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү чыгышында республика нефтьчеләре һәм газчыларының һөнәри бәйрәмнәрен зур хезмәт уңышлары белән каршылауларын билгеләп үтте. Ул компаниянең производство эшчәнлеге белән беррәттән татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль программаларны тормышка ашыруда катнашуын, алар хезмәтенең бүген дәүләтнең икътисади үсешен билгеләвен, илнең социаль иминлегендә, энергетик куркынычсызлыгында гарант булып торуын да ассызыклады, тау токымнарына беренче юл яручы ветераннарга рәхмәтен җиткерде.