Бүген Әлмәттә яшәүчеләр өчен иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе - капиталь ремонттан соң балалар хастаханәсен ачу. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Хәзер хастаханәдә электрон язылу мөмкинлеге, элемтә үзәге, балалар өчен уен зоналары, авырулар өчен уңайлы ял итү урыннары булдырылды.
Балалар хастаханәсен капиталь ремонтлаудан соң 40 мең бала үз вакытында уңайлырак шартларда медицина ярдәмен алачак.