ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара  «Пирамида» да узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 

Әлмәт районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сөрәләр, күлтилиләр, чәчәләр. 29 апрельгә булган статистик мәгълүматлар буенча, быелгысы елда 16041 мең гектарда көзге культураларны тукландырырга, 31345 мең гектарда бөртекле культураларны чәчәргә кирәк. Барлык чәчү эшләренең 45,4 проценты башкарылган инде.

 Поташняя Поляна урманчылыгы территориясендә уртак көч белән 12500 ылыслы агачлар үсентесе утыртылды. Яшелләндерү эшендә шәһәрең һөнәри көллияте, физкультура техникумы, КНИТУ-КАИ филиалы студентлары да катнашты. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

Районда һәм шәһәрдә экологик өмәләр дәвам итә. Көн саен диярлек оешмалар һәм предпиятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыралар.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. 

28 апрель көнне Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская рәислегендә “Халык контроле” мәгълүмат системасының 2017 елның беренче кварталы эшчәнлегенә йомгак ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International