Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган. Әлеге күрсәткечләрне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткнәчә, санитар-экология ике айлыгы дәвам итә. ТР Төзелеш министрлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә төзелеш мәйданчыкларында "Чиста төзелеш" чарасын үткәрделәр. 1-25 апрель көннәрендә 134 тикшерү үткәрелде, 38 кагыйдә бозу ачыкланды, 33 административ беркетмә төзелде.
Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 159 мең кв. метрга 4 мең 361 килешү имзаланды, бу гомуми күләмнең 89 % тәшкил итә. Быел 64 йорт төзелү планлаштырыла. Шуларның 6 сында эшләр тәмамланган инде, 28 объектта - эчке төзекләндерү эшләре бара, 14 объектта түбә корыла, 14 - диварлар төзелә, 2 объектта нигез салу эшләре бара.
Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, узган атнада яңгырлар туфракта дым запасларын җитди тулыландырды, әмма шул ук вакытта бу кыр эшләренең тизлегендә сизелде. Алдагы елларда тәүлегенә 100 мең га җир чәчелгән. Быел планда – 1,8 млн. гектар җирне чәчү. Димәк, элекке эш тизлеге белән тагын 20 көн кирәк булачак, ягъни кыр эшләре 20 майга тәмамланыр, дип көтелә.