Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, лауреатларның һәрберсе республика үсешенә гаять зур өлеш кертә.
«Җиңү бәйрәме алдыннан бүгенге чарада безнең кадерле ветераннарыбыз да катнаша. Залда шулай ук икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармак вәкилләре дә бар, - диде ТР Президенты. – Республика үсешенең нигезе, әлбәттә, кешеләр. Безнең нефтебез, җиребез, суыбыз бар, үз җиребезнең, үз республикабызның абруйлы, тырыш кешеләре булмаса, без уңышка ирешә алмас идек».
Күпьеллык тырыш хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Бөек Ватан сугышы ветераны , районыбызның легендар шәхесе Васыйл Хуҗәхмәтов бүләкләнде. Социалистик хезмәт Герое Дамир Нуретдиновка исә Татарстан Республикасы Президенты "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.