Районда һәм шәһәрдә экологик өмәләр дәвам итә. Көн саен диярлек оешмалар һәм предпиятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыралар. 28 апрель көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин тузган торак программасы буенча күчерелгән йорт территориясен җыештыруда катнашты, эш вакытында 6 машина чүп түгелде.