ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин авиация үсешенә багышланган киңәшмәдә Россиягә үзебездә эшләнгән 50-60 кеше сыйдырышлы төбәк самолеты кирәклеген ассызыклаган иде. 

17-21 май көннәрендә «Нефтьче» мәдәният йортында 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия Идел буе федераль округы беренчелеге узачак. Беренчелекне Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә Татарстан көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе оештыра.

Республика Хакимият Йортында ТР Президенты рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендәге хәлне контрольда тоту советы утырышы узды. Бүгенгә 570,7 мең. дал татарстан аракысы сатылган, бу 2015 елның 1нче кварталы белән чагыштырганда 5% артык., дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.

11нче сыйныф укучысы Денис Шелестов бүген узган пресс-конференциядә «Дай 5!» мәктәп онлайн-технопаркы кысаларында, башка мәктәп укучыларының стартапларына инвестиция ясау максатыннан, Әлмәттә Шелест Венчурз – беренче фәрештә фондына нигез салынуы турынд хәбәр итте. Шелест Венчурз (ШелестВенчурз.рф) – 1 миллион сумлык инвестицияләргә ия микровенчурфондына нигез салучылар Денис Шелестов һәм ИТ- эшкуар, Инновацияләрнең яшь лидерлары берләшмәсе президенты Рамил Ибраһимов.

Әлмәт районы җитәкчелеге районыбызның озын гомер кичкән өлкәннәрен юбилейлары белән котлауны күркәм гадәткә әйләндерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Мөхәметшинга 15 майда 95 яшь тулды. Шәрәфле юбилярны Әлмәт муниөипальрайоны башлыгы Айрат Хәйруллин үзе һәм Әлмәт шәһәре Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Владимир Зимин шәхсән котладылар.

Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.

Планерка башында узган эш атнасына нәтиҗә ясалды. Соңыннан Айрат Мухәмәтҗанов кидәшмәдә катнашучыларны шәһәр һәм районда торак төзелеше, капиталь төзекләндерү, социальһәм иҗтимагый инфраструктура төзелеше турында мәгълүмат белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International