РФ Президенты Владимир Путин авиация үсешенә багышланган киңәшмәдә Россиягә үзебездә эшләнгән 50-60 кеше сыйдырышлы төбәк самолеты кирәклеген ассызыклаган иде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров «Реальное время» электрон газетасына биргән интервьюсында Казан авация заводы үсеше турында сөйләде. Заманында заводта Ту-160,Ту-22, Ту-160 самолетлары ясалган, завод уңышлы эшләп килгән. Әмма 90нчы еллар кризисы вакытында заказдлар булмый, кадрлар эштән китә. Хәзер завод яңадан туу кичерә. Элек җитештерелгән самолетлар әкренләп кабат ясала башлады, әлбәттә яңартылган вариантта. Ләкин кыенлак бар – белгечләр җитми.