Республика Хакимият Йортында ТР Президенты рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендәге хәлне контрольда тоту советы утырышы узды. Бүгенгә 570,7 мең. дал татарстан аракысы сатылган, бу 2015 елның 1нче кварталы белән чагыштырганда 5% артык., дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, ел башыннан республикада хокуксыз әйләнештән алынган алкоголь күләме , узган елгы белән чагыштырганда 70 % арткан. Шул вакытта алкоголь эчеп агулану очраклары өчтән бергә кимегән.
Алкоголь белән агулану очракларының күбесе Чистай, Бөгелмә, Минзәлә районнарына туры килә, һәм республика күрсәткеченнән ким дигәндә 2 мәртәбә артык. Татарстанның 23 районында агулану үлем белән тәмамланганган очрак ттеркәлгән.
Игорь Марченко 2016 елның беренче кварталында алкоголь сатуы оештырылган 3167 объект тикшерелгән, лицензиясез, төнге вакытта алкоголь эчемлек сатуның 516 очрагы ачыкланган, 69 мең литр ялган алкоголь әйләнештән алынган, дип хәбәр итте.