Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Планерка башында узган эш атнасына нәтиҗә ясалды. Соңыннан Айрат Мухәмәтҗанов кидәшмәдә катнашучыларны шәһәр һәм районда торак төзелеше, капиталь төзекләндерү, социальһәм иҗтимагый инфраструктура төзелеше турында мәгълүмат белән таныштырды. 2016 елда барлыгы 155 мең кв.м. торакны кулланышка кертү планлаштырыла, аларның 38,6 мең кв. м жилья социаль ипотека буенча; 41,6 мең. кв. м – коммерция торагы; 74,8 мең. кв. м – индивидуаль торак.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Ирина Макеева 4 936,41 гектар күләмендә эшкәртелми торган авыл хуҗалыгы җирләре барлыгын җиткерде, бу өлкәдә алып барыла торган шләр белән таныштырда.
Планерка яңа эш атнасында булачак вакыйгаларны билгеләп тәмамланды.