Нибары бер ай эчендә Әлмәттә өр-яңадан Россиядә беренче стартап-экосистема булдырылды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

11нче сыйныф укучысы Денис Шелестов бүген узган пресс-конференциядә «Дай 5!» мәктәп онлайн-технопаркы кысаларында, башка мәктәп укучыларының стартапларына инвестиция ясау максатыннан, Әлмәттә Шелест Венчурз – беренче фәрештә фондына нигез салынуы турынд хәбәр итте. Шелест Венчурз (ШелестВенчурз.рф) – 1 миллион сумлык инвестицияләргә ия микровенчурфондына нигез салучылар Денис Шелестов һәм ИТ- эшкуар, Инновацияләрнең яшь лидерлары берләшмәсе президенты Рамил Ибраһимов.
Шелест Венчурз инвестиция ясаган беренче проект – 11нче класс укучысы Кирилл Горшков җитәкчелегндә тагын ике мәктәп укучысы башкара торган «ВПИ-ска.рф» проекты.

Шулай ук бүген район башлыгы айрат Хәйруллинның шәхси күзәтүе астында
«КодАльметьевска» (КодАльметьевска.рф) дигән тагын бер белем бирү проекты башланып китте. Әлеге проект кысаларында«Дай5!» программасының барлык 300 катнашчысы да көн саен 1нче июльгә кадәр прогрпммированиегә өйрәнәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International