ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Агач утыртуда  «Татнефть» һәм шәһәр яшьләре ,депутатлар катнашты. Аларга җитәкчеләр, район башлыгы Айрат Хәйруллин кушылды. Автоюл кырында бик матур юкәләр утыртылды.

9 май алдыннан нефть башкаласында 8 мәйданда «Тарихи Истәлек» федераль партия проекты кысаларында оештырылган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе узды.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераны Ниҗад Шәңгәрәевта кунакта булды һәм аны якынлашып килүче Җиңү Көне белән тәбрикләде.

Бүген, Җиңү Көне алдыннан, 8 нче санлы төзәтү колониясендә тантаналы чара узды.

11 май көнне Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уены планлаштырылган. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.

Әлмәт муниципаль районында төрле белгечлектәге табибларны җәлеп итү буенча максатчан эш дәвам итә. 

Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ел саен «Студентлар язы» фестивале уза. Фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булып тора. Быел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар язы – 2019» Республика студентлар иҗаты фестивале узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчелеге Иҗтимагый совет әгъзалары ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

12 май көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Җирдәге иң шәфкатьле һөнәрнең вәкилләре- шәфкать туташлары бәйрәм иттеләр. Шушы көн һәм Бөек Җиңү Көне алдыннан Әлмәттә барлык сөйкемле шәфкать туташларын ихлас күңелдән тәбрикләделәр.

«Перекресток» ЮИД одрядының Россия укучылар хәрәкәте активистлары яктылык кайтаручы элементлары ярдәмендә Георгий тасмалары ясап, Җиңү символын шәһәр халкына таратып чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International