ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2019 ел
җомга

12 май көнне 15:00 сәг. «Нефтьче» мәдәният сараенда  «Пасха Красная» программасы белән халыкара һәм бөтенрәсәй бәйгеләре лауреаты, Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармония солисты Алиса Мамина һәм "Варвара" ансамбле чыгышы узачак. 

Чираттагы дебатларда мәгариф үсеше темасы каралды. Анда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Дебатта катнашучылар сорауларга да җавап бирделәр.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Үлемсез полк" Әлмәт урамнары буйлап узды. Район башлыгы үзенең бабасы Ришат Хәйруллинның портреты белән чыкты. 

Бәйрәм чарасы кысаларында Т-80 БВ хәрби танкы урамга куелды. Техниканы Танкистлар берләшмәсе кайтартып куйды. 

Чара Әлмәт татар дәүләт драма театрында оештырылды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов ,  «Татнефть» профкомы рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. Тантаналы бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. 

Бүген Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. Тантаналы бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. Тантаналы марш астында укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узганнан соң, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. 

 

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!  Бу бәйрәмдә безнең йөрәкләр шатлык, тынычлык тантанасы һәм шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен кайгы хисләре белән дә тула.Сезгә корычтай нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Тормышыгызда ихтирам, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын!

 


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 9 май көнне, Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләр үтәчәкләр.

Әлмәт районы башлыгы сугыш ветераны  Фатыма Яхиновна Яхинаны шәхсән котлады. Айрат Ринатович ветеранга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International