15 майда Балалар-яшүсмерләр сәнгате үзәге территориясендә мобиль автошәһәр ачылды. Әлеге чара «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» яшь инспекторларның муниципаль бәйгесе кысаларында узды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкатъ Минниханов ярдәмендә Әлмәттә балалар тарафыннан юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүнең иң яхшы чараларының берсе булып тора торган Балалар автошәһәре эшлиячәк.