Татарстан Республикасында 1 августка күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 68,3% ка башкарылган, ягъни 3 млрд.998 млн. сумлык.
2019 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Ирек Фәйзуллин социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм төзүнең барышы турында сөйләде. Әйтик, «Демография» милли проекты кысаларында 2018-2019 елларда республикада 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, анда 6010 урын бар, шул исәптән 3090 ясле.