Бүген Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурста катнаша алалар. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән 15 комиссия төзелде, алар составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең һәм республиканың башка ведомство, учреждениеләре, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре керде.
Конкурс шартлары нигезендә азык җыю комбайннарына сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән булырга һәм алар дәүләт техника күзәтчелеге узарга тиешләр, алар барысы да комбайннар парадына чыгарылырга тиеш. Бу парадта комбайнчылар үзләре дә, таныклыклары булган сменалы тракторчы-машинистлар да катнашырга тиеш.
Болардан тыш, конкурс барышында комиссияләр транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының урып-җыю кампааниясенә әзерлеген, шулай ук тракторларның һәм җайланмаларның туфрак эшкәртүгә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр.
Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән тәэмин ителеше дә комиссияләр игътибарыннан калмый.
- Без Әлмәт муниципаль районының 8 авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыю техникасы паркының әзерлеген тикшердек. Район аграрийларының 2019 елның урып-җыю кампаниясенә әзер икәнен ассызыклап китәсем килә. Бигрәк тә «Слесарева», «Чулпан», Загидуллин, Н.Е. Токарликова исемендәге хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә. Алар башка хуҗалыклар өчен үрнәк булып тора, - дип хәбәр итте Геннадий Бикмурзин, Казан дәүләт агрария университетының доценты.