Әлмәтлеләрне «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының кураторлары белән очрашуга һәм Испан рәссамы Ракель Родригоның мастер-классына чакыралар

2019 елның 19 июле, җомга

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.

19 июль көнне 18.00 сәгатьтә Кванториумда «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының кураторлары, белгечләре һәм оешытручылары белән ачык очрашу узачак. Һәр теләгән кеше программаны барлыкка китерү һәм тормышка ашыру турында сораулар бирә, шулай ук шәһәрнең шундый проектларның контекстында үзгәрү темасына кагылышлы фикерләре белән уртаклаша алачаклар. Шулай ук шул кынне кичен «Әкиятләр буйлап гид» курсы тантаналы рәвештә ябылачак. 

Барлык чараларда бушлай катнашу өчен алдан https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1019340/ сылтамасы буенча теркәлү сорала.

21 июльдә Әлмәттә Испан рәссамы Ракель Родриго башкаруындагы өч үлчәмле төсле инсталляция барлыкка киләчәк.

Ул Татарстанга республиканың нефть башкаласының бер йортының диварын чигүле рәсемнәр белән бизәү өчен махсус киләчәк. Рәсем "Алтын алмалар турында әкиятләр" программасының тагын бер иҗат җимеше булачак.

Моның өчен аңа нибары гади койма өчен кулланыла торган сетка һәм төсле баулар кирәк булачак. Әлеге яңа сәнгать әсәрен ясауган аны биредә үскән кыр чәчәкләре илһамландырган.

Теләге булган һәркем 20 һәм 21 июль көннәрендә Ракельга инсталляцияне ясауда ярдәм итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International