8 сентябрьдә шәһәр һәм районның сайлау участокларына беренче тапкыр 2500гә якын яшь граждан тавыш бирәчәк. Аларның һәркайсы өчен үз участокларында сувенирлар әзерләнгән.
Бүген 10.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сарае янында шәһәр өчен беренче масштаблы "Бәхетле Әлмәт" гастрофестивале старт алды.
Тимур Нагуманов Әлмәт татар дәүләт драма театры базасында оештырылган 797нче сайлау участогында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
Әлмәт районы һәм шәһәре Имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сайлауларда катнашты.
Әлмәтлеләр сайлауларда катнашуларын дәвам итә.
8 сентябрьдә, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнендә участок сайлау комиссиясе әгъзалары Әлмәт шәһәрендә яшәүче озын гомерле ханымга бардылар.
Бүген, 8 сентябрьдә, Әлмәт районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау уза. Иртәнге сәгать 7дә әлмәтлеләр актив гражданлык позициясен күрсәтәләр.
Якшәмбе иртәсенә карамастан, 25нче мәктәптә урнашкан 2830нчы шәһәр сайлау участогында Шевченко урамы, 174 нче йортына беренче сайлаучылар килде, аларны участок сайлау комиссиясе әгъзалары ачык йөз белән каршы алды.
100 дән артык төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы сайлауларын яктыртуда катнаша.
Бүген, 2019 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Россия Федерациясенең 85 субъектында барлык дәрәҗәдәге 6 меңгә якын сайлау кампаниясе һәм референдум кампанияләре уздырыла.