Бүген, 2019 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Россия Федерациясенең 85 субъектында барлык дәрәҗәдәге 6 меңгә якын сайлау кампаниясе һәм референдум кампанияләре уздырыла.
Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән беррәттән Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да үткәрелә. Әлмәт муниципаль районында алар дүрт участокта узачак.
Әлмәттә сайлаулар көнендә барлыгы 60 һәм 2 участок «гражданнарның вакытлыча тору урыннары» нда, районда 54 җиһазланачак.