Якшәмбе иртәсенә карамастан, 25нче мәктәптә урнашкан 2830нчы шәһәр сайлау участогында Шевченко урамы, 174 нче йортына беренче сайлаучылар килде, аларны участок сайлау комиссиясе әгъзалары ачык йөз белән каршы алды.
Әлеге участокта 2500дән артык сайлаучы исәпләнә, аларның 17се беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Алар өчен сувенирлар әзерләнгән.Һәр сайлау участогында марафон кысаларында үз чараларын Ирекле штаб үткәрә. Шәһәр халкы бәхет формуласын сайлый һәм #Явыбираюсчастье фотомарафонында катнаша.