Озын гомерле Мәгъсүмә Гыйльфанова: "Татарстан язмышына битараф түгел!"

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

8 сентябрьдә, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнендә участок сайлау комиссиясе әгъзалары Әлмәт шәһәрендә яшәүче озын гомерле ханымга бардылар.
Мәгъсүмә Сафиулловна әйтүенчә, ул сайлауларда һәрвакыт катнаша. Иң мөһиме - сугыш булмасын, кешеләр тынычлыкта һәм бәхеттә яшясен, үз балаларын үстерә алсын һәм ул күргән куркынычларны белмәсен иде.

Мәгъсүмә Сафиулловнаның биш кызы бар, алар да әниләрен кадер-хөрмәт итәләр. Аның тагын җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International