ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфирга сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермер Алексей Заикин чыкты.

Зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта бизнес һәр хезмәткәргә 12130 сум күләмендә түләүсез субсидия алырга хокуклы, моның өчен сезгә билгеләнгән үрнәктәге салым органына гариза бирергә кирәк.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырганчы — 20 июньнән вузга керү турында гариза бирә алалар.

Татарстанда туфракны известьлауга керештеләр: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы @minselkhozprod_rt GPS буенча эшләрне контрольдә тота.

12 майдан республикада битлек режимы кертелде, бу исә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатыннан, җәмәгать урыннарында халыкның шәхси саклану чараларын куллануны күздә тота.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Автоном Татар Социалистик Республикасы турында»гы декретка кул куелуга 100 ел тулуга багышланган ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чаралары югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.

Эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Тимур Нагуманов бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе старт ала. 


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Әлмәт районына эш визиты белән барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International